Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында төрле чараларда катнаша

Зәй районы мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында төрле чаралар үтә.

Бу көннәрдә Төги авылы мәктәбендә "Беренчеләр хәрәкәте" белән берлектә “Күңелле стартлар” ярышлары узды.

“Бу чара төрле сыйныф укучыларын берләштергән уку елының якты вакыйгасына әверелде. Ярышларның максаты-ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, укучылар арасында физик активлыкны һәм команда рухын үстерү”, -ди мәктәп директоры Анжела Журавлева.

Стартлар программасына төрле конкурслар һәм эстафеталар кертелгән иде, алар җитезлекне, чыдамлылыкны, реакциянең тизлеген һәм бергәләп эш итә белүне тикшерүгә юнәлтелде. Укучылар спорт ярышларында үзләрен актив күрсәттеләр, бер-берсенә ярдәм сүзләре һәм алкышлар белән ярдәм иттеләр.

фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев