Зәй укучылары – татар теленнән республика йомгаклау олимпиадасы призерлары
Яңалыклар

Зәй укучылары – татар теленнән республика йомгаклау олимпиадасы призерлары

3 февральдә Казанның “Дуслык” республика олимпиада үзәгендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәрендә укучылары арасында туган тел (татар) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Анда катнашкан Зәй мәктәпләре укучылары арасыннан 4 нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Риана Фәртдинова, 2нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары Камилә Солтанова, Ралина  Шәрәпова призерлар булдылар.

Аларның педагоглары – Венера Мөхәммәтшина һәм Раушания Забурдаева.

фотолар: мәгариф идарәсеннән


Нет комментариев