Зәй укучылары – метематикадан республика олимпиадасы призерлары
Яңалыклар

Зәй укучылары – метематикадан республика олимпиадасы призерлары

26-28 гыйнварда «Дуслык» республика олимпиада үзәгендә математика фәне буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.

Анда VII-XI сыйныфта укучы фән бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаучылар көч сынышты. Зәй укучылары да биредә сынауларны уңышлы үтте. 

Нәтиҗәдә 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы Булат Сабиров, 3нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы Диләрә Кәримуллина, 6нчы мәктәпнең IX сыйныф укучысы Анжелина Васильева, VIII сыйныф укучысы Әлфинә Сабирова, VII сыйныф укучысы Андрей Комендантов призерлар булдылар.

Математика буенча йомгаклау этабы призерларын әзерләгән укытучылар: Лилия Шәяхмәтова (кече фәннәр академиясеннән), Алсу Деева, Элла Гатауллина, Гөлнара Вафина (6нчы мәктәп), Татьяна Оборина (3нче мәктәп).

фото: мәгариф идарәсеннән


Нет комментариев