Зәй укучылары инглиз теленнән республика олимпиадасы призерлары
Яңалыклар

Зәй укучылары инглиз теленнән республика олимпиадасы призерлары

Казанның “Дуслык” республика олимпиадалар үзәгендә мәктәп укучылары арасында республика фән бәйгесе “Олимпка юл” йомгаклау этабы старт алды.

11-14 гыйнарда фән олимпиадасының муниципаль этабында инглиз теле буенча җиңү яулаучылар көч сынашты. Анда VII-IX сыйныф укучылары арасында Зәй балалары да үз белемнәрен күрсәтте. Нәтиҗәдә Азалия  Галимова  (6нчы мәктәпнең IX сыйныф укучысы), Аким Зверев (6нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы), Ева  Милочкина (6нчы мәктәпнең VIII сыйныф укучысы),  Радмир Мингалеев (6нчы мәктәпнең VIII сыйныф укучысы) призерлар булдылар.

Укучыларны фән бәйгесенә әзерләүче педагоглар шәһәрнең 6нчы мәктәбе инглиз теле укытучылары Резедә Таймасова һәм Гөлшат Саттарова.

фото мәгариф идарәсеннән


Нет комментариев