Зәй районы мәктәпләре укучылары өченче уку чирегенең беренче атнасын игелекле эшләр башкарып үткәрә.
Кайсыдыр мәктәпләрдә тимурчылар отрядлары оешса, икенчеләре патриотик юнәлештәге эшчәнлеккә тартыла.
Мәсәлән, Советлар Союзы Герое Григорий Ларионов исемен йөртүче Төги мәктәбе яшьармиячеләре бу атна башыннан дәресләрдән соң махсус хәрби операциядәгеләргә окоп шәмнәре ясау белән мәшгуль булдылар. Тиздән алар хәрбиләргә әзерләгән ярдәмне гуманитар йөк белән җибәрергә җыеналар.
“Салкын окопларда илебез иминлеге өчен көрәшүчеләргә ярдәмебез булсындип тырышабыз”, - диләр яшьармиячеләр.
фотолар мәктәптән.
Нет комментариев