13-16 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында VIII-XI сыйныф укучылары арасында география буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.
Анда Зәйдән муниципаль тур җиңүчеләре булган 6нчы мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Раиф Нургалин, 7нче мәктәбенең IX сыйныф укучысы Максим Тавлинов, XI сыйныф укучысы Артемий Абдулов катнашып призерлар булдылар.
Аларның укытучылары – Лилия Идиятуллина, Любовь Долгова.
фотолар мәгариф идарәсеннән
Нет комментариев