“Ватанга чын ир-атлар хезмәт итә” дип исемләнгән чарада ватанпәрвәрлек, дуслык, кыюлык һәм батырлык кебек сыйфатлар турында сөйләштеләр.
Зәйнең 4нче мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик сәгать үткәрелде.
Чараны алып баручылар балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, Ватаныбызның героик үткәне, рухи көч һәм хәрби бурычка тугрылык турында сөйләделәр.

Очрашуга кунак итеп сугышчы-интернационалист Виктор Никифоров чакырылган иде. Ул укучылар белән әфган сугышының кырыс көннәре, адым саен сагалап торган үлем куркынычы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук ул булачак Ватанны саклаучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны үзләрендә дуслык, кыю һәм батыр булу кебек сыйфатлар тәрбияләргә өндәде.

Очрашу таныштыру презентациясе белән үрелеп барды. Чара азагында китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан Зәй районы улларына һәм кызларына рәхмәт йөзеннән нәшер ителгән «Алар җиңү белән кайттылар» дигән китапны һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар.
фотолар: мәктәптән
Нет комментариев