Зәй укучылары «Аклыкка илтсен юллар» спектаклен карадылар
16 октябрьдә Зәйнең 7нче мәктәбе базасында «Минбар» театрының «Аклыкка илтсен юллар» әдәби-музыкаль спектакле күрсәтелде.
Тамашаны карарга районыбыз мәктәпләренең югары сыйныф укучылары, укытучылар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре булды.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәмендә оештырылды. Рольләрне Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Марат Баязитов һәм Зөлфирә Дәүләтшина, «Шаян-ТВ» каналын алып баручы Илназ Сибгатуллин башкардылар.

“Минбар” театрының җитәкчесе – талантлы режиссер, композитор һәм автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков. Тамашада ул үзе дә уйнады.
Спектакльдә яшьләр, өлкән буын, авыл проблемалары яктыртыла.
“Укучылар мәңгелек кыйммәтләр, әти-әни хакын хаклау, туган җирне ярату, туган нигезне онытмау, аны яшәтү, ана телен белү һәм кадерләү, балалар тәрбиясе, әдәп-әхлак һәм башка бик күп әһәмиятле темаларны күтәргән гаҗәеп тирән мәгънәле чыгыш карадылар. Мондый тәрбияви чаралар үсеп килүче яшь буынның рухи яктан баюына ярдәм итә һәм милли мәдәният белән бәйләнешен ныгыта”, - ди район мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Миләүшә Вәлиәхмәтова.

Фотолар мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев