Зәй укучылары әфган сугышы ветераннары белән очрашты
12 февральдә Зәйнең 4нче мәктәбендә туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 36 ел тулуга багышланган тематик сәгать үткәрделәр.
Укучылар белән очрашуга сугышчы-интернационалистлар Наил Хөснетдинов, Александр Корнилов, әфган сугышында һәлак булган Петр Осиповның апасы Валентина Викторовна чакырылды.

«Залда музей фондларыннан Ватанны саклаучылар елына багышланган «Әфган сугышы кайтавазы» мини-күргәзмәсе оештырылды. "Әфганстан тау сукмагы"н презентациясе тәкъдим ителде«, — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Зәйнең 211 егетенә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килгән. Аларның 9ына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмаган. Алар — Илгизәр Гыймазов, Николай Филиппов, Петр Осипов, Камил Хәбибуллин, Дөлфәт Гыйззәтуллин, Марат Кәбиров, Ильяс Хәйров, Владимир Кухарев, Марат Фәйзуллин. Әлеге яшь егетләр үзләренең хәрби бурычларын үтәделәр, биргән антларына тугры калдылар һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнделәр.
Фотосурәтләр, Кухаревларның гаилә архивыннан хатлар чарада катнашучыларны битараф калдырмады. 4нче мәктәптә Владимир Кухарев исемен йөртүче яшьармиячеләр отряды бар. Солдат һәлак булганнан соң язылган «Владимир Кухаревка багышлана» шигырен укыганда күпләрнең күзенә яшь килде.

Валентина Викторовна гаилә альбомын алып килгән иде. Ул энесе Петр турында сөйләде укучыларга. Петрның һәлак булуына 40 ел үтүенә карамастан, энесенең полкташлары белән элемтә сакланган һәм берничә ел элек алар геройның туган ягында булганнар.
Александр Корниловка да Ватан алдындагы бурычын Әфган җирендә үтәрә туры килгән.
-80 «Урал»дан торган техника сафы Әфганга керде һәм Пули-Хумри шәһәре урнашкан Баглан провинциясендә безнең солдат көннәре башланды. Дембельгә ике көн кала мин йөргән «ЗИЛ-131» машинасы бензин багына снаряд эләкте. Шартлау вакытында мине контузияләде, бәхеткә, хезмәттәшләрем машинадан тартып чыгарырга өлгерде. Машина тулысынча янып бетте, анда булган фотосурәтләр һәм хәтта дембель итекләре дә янды, — дип искә алды ул хезмәт иткән елларын.
Наил Хөснетдинов чик буе хезмәте, Әфганстанга ничек барып җитүләре турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев