Зәй Татарстанда беренче булып “Безнең ишегалды-2026” программасы буенча эшләрне төгәлләде
Яңалыклар

Зәй Татарстанда беренче булып “Безнең ишегалды-2026” программасы буенча эшләрне төгәлләде

Зәйдә «Безнең ишегалды» программасы буенча барлык тугыз ишегалдында да төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнде. Республикада ничек беренче булуга ирешү һәм шәһәр халкы тормышында нәрсәләр үзгәрүе турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев сөйли.

Халык инде ишегалды территорияләреннән файдалана

Гадәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр яз көне старт ала һәм көзгә тәмамлана иде. Әмма Зәй быел яңа планка куйды.

-Быел без тугыз ишегалдын норматив хәлгә китерергә планлаштырган идек. Бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләре тулысынча башкарылды, без эшләрне республикада беренчеләрдән булып тәмамладык,  Хәзер башкарылган эшләрне тапшыру һәм кабул итү процессы бара, әмма халык яңартылган территорияләрдән тулысынча файдалана инде, - диде Эмиль Эдуардович.

«Безнең ишегалды» программасы моның белән генә чикләнмәгән: торак милекчеләре ширкәте һәм идарәче компания белән бергә тагын тугыз ишегалды исемлеге төзелеп, аларны киләсе 2027 елга графикка кертергә планлаштыралар.

Үзгәрешләр географиясе: Мирныйдан Иске Зәйгә кадәр

Тугыз күпкатлы йорт ишегалдының 5се – шәһәрдә, 3се - Мирный бистәсендә, 1се  Иске Зәйдә урнашкан. Мирный һәм Иске Зәй бистәләренә аерым игътибар бирелде.

Быелгы объектларның тулы исемлеге:

Мирный бистәсендә: Медицина урамы, 36 һәм 37; Шоссе урамы, 11нче йортлар ишегаллары.

Үзәк өлеше: Казан урамы, 3 һәм 4; Рәфыйков урамы, 8а һәм 10; Җиңү проспекты, 28нче йортлар ишегаллары.

Иске Зәй бистәсендә: Макаров урамы, 7нче йорт ишегалды.

Быел юл өслекләрен төзекләндерү буенча эшкә беренче мәртәбә «Волга-Автодор» компаниясен җәлеп иттеләр (Зәй «Татнефтедор» идарәсе белән беррәттән). Подрядчы үзен уңай яктан күрсәтте.

 - Яңа бордюр ташлары куйдык, юлларга асфальт җәйдек. Сыйфат — 100 процент, - дип билгеләп үтте Эмиль Галеев.

Зәйне яшелләндерүгә комплекслы якын киленде.

- Без кара туфрак алып кайтып, газон үләне чәчтек, халык белән бергә агачлар утырттык. Бу программаның минималь таләпләренә керми, әмма район башлыгы Разиф Кәримов таләбе буенча бу эшләр башкарылды, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе.

Шулай ук ишегалларында юл разметкасы ясалды. Бу республика программасына кермәсә дә, подряд оешмасы бу шартны да үтәде.

 

190 ишегалды һәм 800 миллион сум

Зәй районында «Безнең ишегалды» программасы буенча эш 2020 елдан алып барыла. Бу вакыт эчендә яхшы күрсәткечләргә ирешелде.

- 2020-2026 елларда без барлыгы 190 ишегалды территориясен тәртипкә китердек. Шуларның 16сы - күпфатирлы йортлары булган авыл җирлекләрендә, 174е - турыдан-туры шәһәрдә, - ди Эмиль Галеев.

Бу елларда республика финанславы күләме 800 миллион сум чамасы тәшкил иткән. Юл өслеге генә дә 182444 квадрат метрда салынган.

Балалар мәйданчыгы

Балалар өчен кече архитектура формалары булдыру аерым игътибарга алынды. Эскәмияләр һәм урналар белән «ПЭМ» ҖЧШ җирле компаниясе (җитәкчесе Эдуард Каравашкин) тәэмин итте. Балалар шәһәрчекләрен монтажлауны «Ксил» ҖЧШ компаниясе башкарды.

Казан урамының 3, 4нче йортлары ишегалдында балалар өчен зур уен комплексы урнаштырылды.

Халыкның карашы: "Минем ишегалды да үзгәрде”

Эмиль Галеев төзекләндерү турында җитәкче буларак кына түгел, гади шәһәр кешесе буларак та сөйләвен әйтте.

- Мин яшәгән   Җиңү проспектының 1/06 йорты ишегалды шулай ук бу программа буенча үзгәрде. Татарстан Рәисенә зур рәхмәт.  Әмма күршеләргә дә мөрәҗәгать итәсем килә: ишегалды территорияләре, уен комплекслары, кибетләр һәм газон — безнең уртак мөлкәтебез. Үзебез һәм балаларыгыз өчен эшләнгән эшләрне саклыйк, - диде ул.

Киләчәккә планнар

Быел эшләр вакытыннан алда тәмамлануга карамастан, программа туктамый. Эмиль Галеев торак милекчеләре ширкәте һәм идарәче компания вәкилләре белән очрашты. Нәтиҗәдә программа критерийларына туры килә торган тагын тугыз ишегалды ачыкланды. Хәзер республика шәһәрләрен үстерү фондына аларны 2027 ел планына кертүгә гариза җибәрү өчен инвентаризация үткәрелә.

- Нигездә, без муниципалитетта программаны үтәдек. Әмма программада каралмаган бер генә ишегалды да калмасын өчен алга таба да эшләячәкбез, — дип йомгаклады Эмиль Галеев.

Белешмә: «Безнең ишегалды» программасы Татарстанда 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Шушы вакыт эчендә республикада 4 меңнән артык ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән. Зәй гадәттәгечә эш темплары һәм сыйфаты буенча лидер булып тора.


Нет комментариев