Зәй студентлары улы махсус хәрби операциядә катнашучы әнигә хуҗалык эшләрендә булыштылар
Нина Ивановнаның улы махсус хәрби операциядә катнаша.
Ул үз йорты белән яши. Шуңа күрә хуҗалык эшләрен үзенә генә башкару җиңелләрдән бирелми.
Нина Ивановна ярдәм сорап Зәй политехник көллиятенең “АбсолютПрофи” хәрби-патриотик отрядына мөрәҗәгать иткән.
Студентлар йорт яны участогында булыштылар, черемә ташыдылар.

Әни кеше студентларның ярдәменнән канәгать калды, аларга зур рәхмәтен белдерде.
- Студентларга һәм аларның җитәкчеләренә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Эшне бик яхшы итеп башкарып чыктылар,– диде Нина Ивановна.
Фотолар политехник көллияттән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев