Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй студентлары актив яши

Студент чак һәркемнең гомер юлында матур хатирәләргә бай, иң актив яшәү рәвеше булган мизгел ул.

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов та политехник колледжда Студентлар көне уңаеннан узган чарада яшьләр белән үзенең студент елларында булган кадерле хатирәләре белән уртаклашты, бу чорның кадерен белеп, һәр мизгелен матур итеп үткәрергә чакырды. 

— Студент тормышы ул кызыклы чаралары белән генә түгел, авырлыклары, имтиханнары белән дә күңел түрендә сакланучы иң кадерле вакытларның берсе. Безнең Зәй колледжы укучылары бу яктан активлыклары белән сөендерә. Сез яулаган уңышларга без куанабыз, чөнки сез Зәй төбәген күркәм эшләрегез белән танытасыз. Биредә патриотик хисләрне яшьләргә тирән сеңдерүче педагоглар эшли, мин аларның һәрберсенә зур рәхмәтле. Алга таба да сез тормышта үз урыныгызны табып, сайлаган һөнәрегездә иң-иңнәр булып яшәрсез, дип ышанам. Шуны онытмагыз, «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән халык мәкале яши, димәк, бу алга таба да яңа һөнәрләр үзләштерүдән читләшмәгез, дигәнне аңлата. Яшьлек бәйрәме котлы булсын!- диде үз чыгышында район башлыгы. 

Ул төрле юнәлешләр буенча бәйгеләрдә уңышлар яулаган студентларга, спорт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Зәй политехник колледжында бүгенге көндә 539 студент һөнәри белем ала. Аларны Вәсилә Исрафилова җитәкчелегендә 29 педагог укыта. Биредә авыл хуҗалыгы җитештерү тармагына мастерлар, эретеп ябыштыручылар, пешекче-кондитерлар, электр челтәре, компьютер системасы белгечләре, икътисадчы, хисапчылар, җитештерү җиһазларын төзекләндерү осталары, хокук саклау өлкәсе белгечләре әзерләнә. Колледж республиканың «электр үткәргечләр линиясе кабельләрен эксплуатацияләү» компетенциясе үзәге дә булып тора. 

2024 елда колледж студентлары һөнәри бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирештеләр. «Профессионаллар» һәм Абилимпикс һөнәри осталык чемпионатларында призлы урыннар алдылар. Уку йорты «Профессионалитет» федераль проектына кертелгән, бу уку чорында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм тармагында гамәли эшләрдә катнашу мөмкинлеге бирә. Шунысы да мөһим колледжны тәмамлаучылар йөз процент күләмендә шәһәр предприятиеләренә урнаштырыла. 

Студентлар үзләре дә уку йортында тудырылучы шартлардан канәгать. Беренче курс студенты Рөстәм Миргазов мәсәлән, биредә үзе хыялланган компьютер системасы юнәлешендә өстәмә мөмкинлекләр алуына сөенә.

Ә Югары Баграж авылы кызы Мария Захарова уку белән бергә баскетбол командасында, театр студиясендә иң активларның берсе.
— Колледж миңа үземне яңа яклардан ачу мөмкинлеге бирде. Биредәге һәр чарада актив катнашып мин үзем өчен күңелле яшәү рәвеше алып барам. Бик күп яңа дусларым барлыкка килде. Менә бүген дә дус кызым Карина Манукян белән биибез, — дип елмая ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев