Кырыгалдардар тозагына төшүчеләр, кызганыч, һәр көн саен диярлек очрап тора.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге төр җинаятьне ачуның шактый катлаулы булуын да ассызыклыйлар. Шулай да, халык әйтемендәгечә “без капкычта ятмый” бер нәтиҗәсе килеп чыга. Бу көннәрдә Зәй шәһәр суды Чирмешән районы кешесенә карата РФ Җинаять Кодексының 159нчы маддәсе 3нче бүлеге нигезендә (мошенниклык өчен) хөкем карары чыгарды.
Әлеге ир-ат 2024 елның 31 гыйнвареннан 11 февральгә кадәр аралыкта, Зәйдә яшәүче хатын-кыздан акчаларны инвестициягә кертәбез, дип алдап, интернет челтәре аша, аерым алганда “Телеграмм” каналыннан файдаланып мошенниклык гамәле кылып, гомуми суммасы 275 мең булган акча үзләштергән. Ир-ат акчаларны хатын-кыздан өлешләп төрле сылтаулар табып үз банк счетына күчерткән. Соңрак алдануын аңлаган ханым, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Суд барышында ир-егет үз гаебен тулысынча таныган, кылган гамәленә үкенүен белдергән.
Ир-ат 2025 елның 9 июлендә Чаллы шәһәр суды һәм 17 июлендә Удмуртия республикасы Глазов район суды карары белән инде РФ Җинаять Кодексының 159нчы маддәсе 3нче бүлеге нигезендә төрле срокларга шартлы хөкем карарлары алган. Зәй шәһәр суды исә аңа бер елга ирегеннән мәхрүм итеп гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү карары чыгарды. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Фотолар шәһәр судыннан
Нет комментариев