Чаңгы узышларында Россия Федерациясе төбәкләреннән иң көчле чаңгычылар катнаша.
Кичә, 18 февральдә, «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Федор Петрович Симашев призына Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Инде традициягә әйләнгән бу ярышлар Зәй җирендә яңадан бөтен илдән иң көчле чаңгычыларны җыйды. Анда Архангельск, Владимир, Кемерово, Кострома, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Башкортостан, Татарстан һәм Марий Эл Республикаларыннан, Удмуртия Республикасыннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси округыннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәреннән килделәр.

Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Зәй районының Мактаулы гражданы Эдуард Галеев, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, 8 тапкыр СССР чемпионы Николай Зимятов, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, кышкы Олимпия уеннарының өч тапкыр призеры, дөнья чемпионы Александр Завьялов, Россиянең атказанган тренеры Галина Шлыкова, ТР чаңгы ярышлары федерациясенең беренче вице-президенты Азат Мәҗитов катнаштылар.

Данлыклы чаңгычы кызы Юлия Федоровна Симашеваның сәламләү хатын уку тантананың үзенчәлекле мизгеле булды. Ул хатында ярышларны оештыручыларга - ТР чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиевка, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовка һәм Белла Огурцова җитәкчелегендәге «Ялта-Зәй» үзәге коллективына әтиләре истәлегенә сакчыл мөнәсәбәтләре һәм ярышларны югары дәрәҗәдә уздырулары өчен рәхмәт белдерде. Юлия Симашева бу көннәрдә Италиядә узучы Олимпия уеннары баруны искә алып, чемпионнарның үз Ватанындагы уңышлары, дөньякүләм ярышларда катнашучылар өчен зур җиңүләргә көч бирүен ассызыклады.
Кунакларга һәм ярышларда катнашучыларга хөрмәт йөзеннән чәк-чәкләр тапшырылды.
Федор Симашев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары 19 февральдән 22 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Айназ Ермолаева фотолары
Нет комментариев