Зәй районында этләрне электрон теркәү башланды
Яңалыклар

Зәй районында этләрне электрон теркәү башланды

Татарстанда агымдагы елның 1 гыйнварыннан этләрне мәҗбүри теркәү үткәрү кертелде.

Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов йорт хайваннарын чиплау һәм теркәү процессының үзенчәлекләре турында аңлата.

-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1214нче карары нигезендә йорт хайваннарын тотуның, этләрне мәҗбүри теркәүне дә кертеп, яңа кагыйдәләре кертелде. Карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Хәзер хуҗаларга үз этләрен токымына карамастан теркәргә кирәк. Моның өчен алар теләсә кайсы ветеринария клиникасына мөрәҗәгать итә ала.

Терлек тиресе астына кертелә торган микрочипны дәүләт ветеринария берләшмәсеннән яисә башка ветеринария учреждениесеннән сатып алырга мөмкин. Процедураны белгеч махсус шприц кулланып үткәрә. Дөге ярмасы зурлыгындагы чип эт муенына имплантацияләнә.

Процедурадан соң ветеринария хезмәтендә белгеч эт һәм аның хуҗасы турында барлык кирәкле мәгълүматны, шул исәптән чип номерын да «Хорриот» федераль дәүләт системасына кертә. Этне исәпкә куйдырыр өчен хуҗаның паспорты, ИНН, адресы, телефон номеры, булган очракта, этнең ветеринария паспорты кирәк була. Шулай ук этнең токымы һәм җенесе, кушаматы, төсе һәм туган көне күрсәтелә. 

Ветеринария табиблары бу чаралар сукбай этләрнең санын киметергә, югалган хайванның хуҗасын эзләп табарга, хуҗасының җаваплылыгын арттырырга ярдәм итәр дип өметләнә.


Нет комментариев