Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районы Түбән Лоҗыда иң оста бәрәңге үстерүчене сайлаганнар

Аны авылның мәдәният йортында инде матур гадәткә кергән «Их, бигрәк тәмле бәрәңге» исемле кичә кысаларында ачыклаганнар.

Бакчачылар анда, үзләре үстергән бер чиләк бәрәңге алып килергә тиеш булган. Катнашучылар бәрәңге үстерү серләре, аны саклау буенча үз киңәшләрен дә биргәннәр. Иң зур, чирләргә бирешмәгән бәрәңге хуҗалары булып — Рузалия һәм Ильяс Әбделмановлар танылган. Гаилә күп еллар Чаллыда яшәп, хәзер өлкән яшьтәге әниләре янына яшәргә кайткан. Йорт хуҗасы барлык буш вакытын бакчачылыкка багышлый икән.

Бәйгедә катнашучы хуҗабикәләр бәрәңгедән төрле ризыклар да пешереп алып килгәннәр. Мәсәлән, Вәсилә Кәлимуллинаның эченә төелгән бәрәңге салып, майда кыздырып пешерелгән пирожкилары аеруча тәмле булган.

«Әйтергә кирәк, Түбән Лоҗыда бәрәңгене һәрбер йортта үстерәләр, хәтта өлкән яшьтәгеләр дә кечкенә җир биләмәсендә булса да „икенче икмәкне“ утырта», — дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе.

Яшелчәләргә багышланган бәйрәмнәрне әле киләчәктә дә уздырачаклар, 1 октябрьда авылда «Кабак һәм кәбестә» бәйрәмнәре дә оештырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев