Югары Пәнәче һәм Бура-Киртә авыл мәдәният йортларында волонтерлар катнашында ясалма ротангтан гөл савыты үрү буенча мастер-классны китапханәчеләр Альбина Мөхәммәтшина белән Гөлгенә Гәрәева үткәрделәр.
Ясалма ротангтан кәрзиннәр, төрле җиһазлар үрү зәйлеләр арасында да популярлашып бара. Үрелгән кашполарны нигездә гөлләр утырту өчен кулланалар.
— Үзебезгә кызыклы бер эш төре таптык. Әлеге эш алымы безгә дөнья мәшәкатьләреннән онытылып, рәхәтләнеп аралашуга да зур этәргеч булды. Кызыклы очрашу да булды чара барышында. Минем чәкелдәп торучы сөйләмемне ишетеп, челтәр үрүче бер апа безнең янга чыгып: «Син Чистай ягыннанмы әллә?» — дип сорады. «Әйе, мин әйтәм, Тубылгыдан!» — дим. Баксаң, Халидә апа да Тубылгы авылы кызы булып чыкты. Шулай кул эше тоту белән беррәттән аралашып, вакытны файдалы уздырдык, — ди Югары Пәнәче авылы китапханәчесе Гөлгенә Гәрәева.
Биш сәгать эчендә апалар бик матур кашпо үреп тә куйдылар.
фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Нет комментариев