Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов: “Без берләшеп Ватаныбызны яклыйбыз”
Яңалыклар

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов: “Без берләшеп Ватаныбызны яклыйбыз”

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләргә патриот булганнары өчен рәхмәт белдерә.

Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Зәй районында эшче төркем оештырылды, аңа активистлар, җәмәгать эшлеклеләре, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре керә. Әлеге төркемне район башлыгы Разиф Кәримов үзе җитәкли.

- Бер елдан артык илебез, Татарстан Республикасы, шул исәптән Зәй районы һәм шәһәре махсус хәрби операция кысаларында куелган бурычларны үти. Мин зәйлеләргә бу авыр чорда берләшеп, югары патриотизм үрнәге күрсәткәннәре өчен рәхмәтлемен. Беренче көннәрдән үк Зәй егетләре Россия Югары Баш командующиеның карарын хуплап, махсус хәрби операциядә катнаша. Контрактчылар, иреклеләр Ватан сагына бастылар. Безнең егетләр Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» батальоннарының махсус бригадаларын туплауда катнаштылар. Ир-егетләребез өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә киттеләр. Бүген алар туган якларга ялга кайталар һәм бу вакытны туганнары һәм якыннары белән уздырырга теләүләренә карамастан, алар безнең үтенечебезне кире какмыйча, патриотик чараларда катнашалар. Без хәрбиләрнең гаиләләре алдындагы барлык бурычларны үтибез. Һәр атнада бу гаиләләрдән теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүне сорап кергән гаризаларны карыйбыз. Мобилизацияләнүчеләрнең балалары балалар бакчасында һәм мәктәптә барлык каралган ташламалардан файдалана.
Шәһәрдә гуманитар ярдәм җыю буенча дүрт пункт булдырылды һәм алар эшне дәвам итәләр. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Хатын-кызларыбыз маскировка челтәрләре үрәләр, бик күпләр бу игелекле эшкә кушылып, окоп шәмнәре, армия “коры душы” ясыйлар, хәрбиләр өчен кирәкле товарлар сатып алу өчен акчалата хәйрия ярдәме җыялар. 100 тоннага якын гуманитар ярдәм Татарстан шефлыгында булган Лисичанск шәһәренә озатылды. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм илтелде. Зәйлеләр аларга хәрби тормышта мөһим булган әйберләрне, шул исәптән автомобильләр дә җибәрәләр. Ялга кайткан хәрбиләребез шәһәр-район халкына рәхмәт белдерәләр. Әмма шуны әйтергә телим: без рәхмәт ишетер өчен эшләмибез, без бергәләп Ватаныбызны яклыйбыз. Егетләр тылның ныклы булуын һәм туган якта аларны көтүләрен, эш урыннары саклануын, предприятиеләр һәм оешмаларның өзлексез эшләвен, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелүен тоярга тиеш. Хәзерге вакытта контракт буенча хезмәткә туплау бара. Җиңү безнең якта булачак! - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Фото "Зәй офыклары" архивыннан


Нет комментариев