15 майда Зәй үзәк дәваханәсендә Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган тантаналы чара узды.
Тантанада катнашучыларны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов котлап, аларның сәламәтлек саклау тармагына бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
- Шәфкать туташлары - иң авыр вакытта пациентларга ярдәм күрсәтүчеләр. Алар кирәкле җылы сүзләре, ягымлы карашлары белән дә авыруларга тизрәк аякка басарга ярдәм итәләр. Бөек Ватан сугышы елларында шәфкать туташлары яралыларны сугыш кырыннан алып чыгып, гомерләрен саклап калганнар. Бүген бу игелекле миссияне сез дәвам итәсез. Рәхмәт сезгә шәфкатьле йөрәгегез өчен, - диде ул.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен педиатрия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Евгения Аркаева, неврология бүлегенең палата шәфкать туташы Галина Алексеевна район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Хирургия бүлегенең палата шәфкать туташы Надежда Маряшина башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булды
Баш табиб урынбасары Вадим Усманов та шәфкать туташлары һөнәренең әһәмиятен ассызыклап, аларга рәхмәт сүзләре ирештерде.
Бер төркем шәфкать туташы район үзәк дәваханәсе баш табибының Мактау грамотасы тапшырылды. Алар - процедура табиблык амбулаториясе шәфкать туташы Римма Зверева, терапия бүлеге шәфкать туташы Резеда Сәхабиева, поликлиниканың 2нче процедура филиалы шәфкать туташы Надежда Куреева, диагностика бүлеге рентгент лаборанты Алиса Лопатина, стерилизация бүлеге шәфкать туташы Нина Утяганова, стоматология бүлеге шәфкать туташы Алсу Бәзгетдинова, акушерлык бүлегенең палата шәфкать туташы Зилә Сираҗиева, анестезиология-реанимация бүлегенең шәфкать туташы Мөнзилә Мәрданшина, көндезге стационар шәфкать туташы Алена Мальцева, процедура шәфкать туташы Лилия Гайсина, хатын-кызлар консультациясенең операция шәфкать туташы Елена Кузнецова, кабул итү бүлеге шәфкать туташы Алина Носова, поликлиниканың неврология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Гатауллина, клиник иммунология һәм серодиагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты Лариса Фәйзуллина, көллият фельдшеры Юлия Кузьмина, педиатрия бүлегенең палата шәфкать туташы Галия Насыйрова, Бигеш табиблык амбулаториясе шәфкать туташы Гөлшат Мостафина, йогышлы авырулар бүлегенең палата шәфкать туташы Анастасия Федотова, операция блогының шәфкать туташы Лилия Таҗетдинова.
Дәваханәгә 2024 елда килгән яшь белгечләргә махсус сувенирлар бирелде. Алар арасында — хирургия бүлеге шәфкать туташы Линара Азигамова, реанимация бүлеге шәфкать туташы Лилиана Газизова, терапия бүлеге шәфкать туташлары Лиана Гайсина, Валерия Емельянова, неврология бүлеге шәфкать туташлары Эллина Гарифуллина, Ксения Ермолаева, медицина профилактикасы кабинеты хезмәткәре Геннадий Умнов, Югары Шепкә табиблык амбулаториясе шәфкать туташы Наталья Хәбибрахманова.
Бәйрәмне матур музыкаль номерлар белән «Энергетик» Мәдәният сарае коллективы чыгышлары бизәде.
Нет комментариев