Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй политехника көллиятенең «Лицей» театр студиясе республика фестивалендә җиңү яулады

Казанда «Созвездие — Йолдызлык» театрында Татарстан Республикасы студентлар һәм яшьләр театрларының «Премьера» I ачык телевизион фестивале узды.

Фестивальдә Зәй политехника көллиятенең «Лицей» театр студиясе I урынны алды.

«Лицей» студиясе көчле көндәшлек булган сайлап алу турын узып, финалга чыкты һәм үзенең осталыгын күпсанлы аудитория алдында күрсәтә алды. Студия җитәкчесе һәм режиссеры, көллият директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Майя Нуждова тарафыннан С. Лобозеров пьесасы мотивлары буенча язылган «Семейный портрет с неизвестным» спектакле фестивальнең иң истә калырлык чараларының берсе булды.

Спектакльнең иҗтимагый әһәмиятле сюжеты, режиссура һәм актерлар осталыгы тамашачылардан да, шулай ук рәисе Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, мәдәният буенча ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстанның һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе, мактаулы остаз Дмитрий Туманов булган «йолдызлы» жюридан да уңай бәя алды.

«Лицей» театр студиясенә иҗат юлында киләчәктә дә уңышлар телибез!

Фотолар көллияттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев