Зәй политехника көллиятендә инклюзив мастер-класс узды
Яңалыклар

Зәй политехника көллиятендә инклюзив мастер-класс узды

Зәй политехника көллияте базасында мастер-класс «Шәп күршеләр» конкурсы ярдәмендә «Тылсымлы гипс» инклюзив остаханәсе» социаль проекты кысаларында оештырылды.

Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә студентлар гипс коюның технологик һәм иҗади процессына чумдылар. Күпләр өчен бу һөнәрнең төгәллеген һәм иҗат өчен чиксез мөмкинлекләрне берләштергән материал белән беренче танышу булды.

“Мастер-классның үзенчәлеге процессны һәр катнашучы ихтыяҗына яраклаштыру булды. Студентлар технологик этапларны үзләштерделәр: гипс катнашмасын болгатудан алып әзер коелмаларны чыгаруга кадәр хәрәкәт эзлеклелеген һәм игътибарны туплауны үстерделәр. Көллият студентлары өчен мондый тәҗрибә бәяләп бетергесез. Бу  - иҗади шөгыль генә түгел, ә вак моториканы үстерү дә,  уртак эшчәнлек аша социализация”, - ди мастер-классны уздыручы “Радость” үзәге социаль белгечләре.

Дәрес нәтиҗәсендә декоратив элементлар һәм сувенирлар булдырылды, аларны алга таба катнашучылар буядылар, үзләре белән сувенир сыйфатында алып киттеләр.

Фотолар “Радость” үзәгеннән.


Нет комментариев