29 гыйнварда Зәйнең «Дулкын-Волна» йөзү бассейнында Зәй политехника көллияте студентлары арасында йөзү буенча шәхси беренчелек өчен ярышлар үтте.
Чара массакүләм спортны үстерүгә һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия Спорт» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Студентлар көненә багышланган чара спорт әзерлеген тикшерү белән генә чикләнмәде, ә студентларга үзләренең иң яхшы сыйфатларын - үҗәтлеген һәм җиңүгә ихтыярын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә булды.
Студентлар 25 метр арага ирекле һәм классик стильләрдә йөзеп ярышты. Нәтиҗәдә егетләр арасында Егор Картапов җиңү яулады. Икенчедә – Егор Нестягин, өченчедә Вадим Маркелов булды.
Кызлар арасында беренче урынны Әминә Габбасов алды. Финишка икенче булып Арина Белякина килде. Өченче урында – Виктория Катюкова.
Ярышларда барлыгы 39 студент катнашты, бу Зәй политехника көллияте яшьләре арасында йөзүнең популярлыгын һәм студентларның актив тормыш позициясен күрсәтә. Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итеп кенә калмый, ә студентлар арасында дустанә элемтәләрне дә ныгыта, аларга онытылмаслык хис-кичерешләр һәм ярышлар тәҗрибәсен дә бүләк итә.
фото: уку йортыннан
Нет комментариев