Быел Татарстанда махсус урта белемнең үтемлелеген киңәйтү буенча эксперимент кертелә.
9нчы сыйныфны тәмамлаучылар ике предметтан (математика, рус теле) гына имтихан тапшырып та, шушы эксперимент өчен билгеләнгән махсус урта уку йортларына укырга керә алачак, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Экспериментта республиканың 51 урта һөнәри уку йорты катнаша. Барлыгы 40 һөнәри белгечлек сайланган. Әлеге 51 һөнәри уку йорты арасында Зәй политехника көллияте дә бар. Шул рәвешле, пешекче, электр энергетикасы тармагы, эретеп ябыштыручы, слесарь, авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрләре, машина төзелеше, предприятиеләрдә җиһазлар төзекләндерү белгечлекләре һ. б. һөнәрләрне сайлаучылар безнең шәһәр көллиятендә тугызынчыны тәмамлагач ике имтихан нәтиҗәсе буенча кабул ителеп һөнәр үзләштерә ала.
Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, эксперименттагы белгечлекләр хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне исәпкә алып сайланган. Алар ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә билгеләнгән иң зур ихтыяҗ булган һөнәрләр исемлегенә туры килә. «Работа в России» порталында бу иң кирәкле һөнәрләр.
Ә 10 нчы сыйныфта калырга һәм экспериментта катнашмаган көллият-техникумнарга керергә теләгәннәр өчен, элеккечә дүрт предметтан (ике мәҗбүри һәм теләк буенча сайланган ике) имтихан тапшыру кирәк булачак.
Татарстанда быел 9нчы сыйныфларны тәмамлаучы барлыгы 48 мең укучы исәпләнә. Рәмис Мөҗипов 9 сыйныфны тәмамлаган барлык чыгарылыш укучыларының 57 проценты урта уку йортларына керүен әйтте. Махсус һөнәри урта уку йортларында бюджет урыннарда 17 мең урын әзерләнгән. Әлегә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы экспериментта 5 меңләп укучы катнашыр дип фаразлый.
Имтихан нәтиҗәләрен чагыштырып, аттестатка карап, кемнедер төшереп калдыру күздә тотылмый. Эксперимент кысаларындагы уку йортларына керергә теләгән барлык укучылар бушлай бюджет урыннарына кабул ителәчәк.
Нет комментариев