Зәй мәктәбендә камалыштагы Ленинградтан килгән 217 бала укыган
Яңалыклар

Зәй мәктәбендә камалыштагы Ленинградтан килгән 217 бала укыган

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәптә “Блокада. Хәтер. Саннар һәм фактлар” дип исемләнгән чара уздырды.

Бөек Ватан сугышы елларында Зәй мәктәбендә блокадалы Ленинградтан килгән балалар укыган. ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе урынбасарының Тинчуринга Ленинградтан эвакуацияләнгән балаларны урнаштыру мәсьәләсе буенча хезмәт язуыннан: 1941 елның 2 декабрендә Кама елгасында, Яр Чаллы затонында кышларга туктаган «А.Серов», «Вахитов истәлеге» һәм «Түбән Идел төзелеше» пароходларыннан төшерелгән балаларның 217се Зәй районында урнаштырылган.

“Бүгенге заман балаларына ул сугышның коточкычлыкларын аңлап бетерү мөмкин түгел, әмма блокададагы шәһәрнең хәлен аз гына булса да аңласыннар өчен аларга документаль фильмнар күрсәтелде, мәгълүмати радионокта оештырылды, анда блокададагы шәһәрнең сирәк язмаларын тыңларга мөмкин иде”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Блокада боҗрасына карамастан, шәһәр яши һәм фашистларга каршы тора. Балалар автоматлар җитештерү, легендар футбол матчы, Шостаковичның җиденче симфониясе, блокада икмәге турында белделәр.

“Әлеге чарада хәрби реликвияләрнең музей күргәзмәсе тәкъдим ителде, шулай ук Ленинградны яклаган якташларыбызның фотосурәтләре күрсәтелде. Һәр экспонат – ул аерым батырлык һәм ныклык тарихы, үз шәһәрен һәм Ватанын якларга күтәрелгән гади кешеләрнең каһарманлыгын раслаучы дәлил”, - ди Светлана Ивановна.

фотолар музейдан.  


Нет комментариев