Зәй кызы Диләрә — математикадан фән олимпиадасы призеры
Мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы дәвам итә.
Аларда муниципаль турда җиңү яулаган Зәй укучылары да актив катнаша. Чираттагы фән бәйгесе математика фәненнән үтте.
30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының VIII-XI сыйныф укучылары өчен математикадан Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды. Олимпиада йомгаклары буенча Зәйнең 3нче мәктәбе VIII сыйныф укучысы Диләрә Кәримуллина призлы урын яулады.
Диләрәне бәйгегә мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясе педагогы Лилия Шәяхмәтова, 3нче мәктәпнең математика укытучысы Татьяна Оборина әзерләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев