Зәй китапханәсендә милли орнаментлар белән бизәнү әйбере ясадылар
29 гыйнварда шәһәребезнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә татар милли орнаменты белән брошь ясау буенча мастер — класс оештырылды.
«Чара барышында һәркем үзенә брошь ясады. Катнашучылар төрле материаллар кулланып брошка ясау техникасы белән таныштылар. Эшләнмәне ясау өчен төсле атлас ленталар, фоамиран, брошка өчен нигез кулланылды», — ди китапханәче Лилия Әхмәтҗанова.

Мастер — класс барышында шулай ук кул эшләнмәләре турында китаплар һәм хезмәтләр күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев