13 февральдә дуслар көне билгеләп үтелә.
Бу дуслар арасындагы җылылыкка һәм дуслыкка багышланган үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне без тугры дусларыбызга ярдәмнәре, елмаюлары һәм онытылмас мизгелләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Әлеге көн уңаеннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Өмет» клубы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен үзенчәлекле дуслык чара үткәрелде.
Кунаклар бу бәйрәмнең тарихын, аны бәйрәм итү традицияләрен тыңладылар, тормыштагы дуслыкның әһәмияте турында фикер алыштылар һәм дуслары белән ничек танышулары турында сөйләделәр.
“Чара барышында «Үзгәртеп кору», «Актерлык осталыгы мәктәбе», «Квадрат» һ.б. мавыктыргыч һәм кызыклы уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Чарага «Китаплар дуслык күперләре төзи» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды, анда рус, чит ил язучыларының һәм шагыйрьләренең дуслык һәм чын дуслар турындагы әсәрләре тәкъдим ителде”, - диде китапханәче, бүлек мөдире Галина Лаврентьева.
фотолар үзәк китапханәдән
Нет комментариев