Зәй китапханәчеләре заман белән бергә атлый
Яңалыклар

Зәй китапханәчеләре заман белән бергә атлый

27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.

 

Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасны саклап,  аны буыннан-буынга тапшыра, белемне һәм фикерләүне формалаштыру башында тора. Шулай ук бу - күп мәгълүмат, тарихи белем тупланган бина, мәгърифәт чыганагы. Кыйммәтле багаж белән тулы киштәләр китапханәдә генә була. Ә мондый байлыкка ия кеше, иң гуманлы һөнәр вәкиледер.

Шәһәр-район халкына 34 муниципаль китапханә хезмәт күрсәтә. Аларда 55 китапханәче хезмәт куя: шуларның 29ы – авылларда.

-Барыбыз да бергәләп, тырышып, дус-тату эшлибез һәм яшибез. Барлык китапханәләрнең дә  ВКонтакте челтәрендә үз төркемнәре бар. Соңгы яңалыкларны, алдагы көннәрдә уздырылачак чаралар турында мәгълүматны шуннан белергә була. Эшкә килүче яшьләребез дә бар. Аларга зур өметләр баглыйбыз, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина.

Яшьлегендә сайлаган һөнәренә тугры булып, намуслы, озак еллар тырыш  хезмәт куючы китапханәчеләр дә районда шактый. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Зөлфия Гыйльманова, Лилия Хафизова, Ольга Руди, Ираида Жижикина, Аксар авылы китапханәчесе Зөһрә Бәхтевәлиева – шундыйлардан.

Хәзерге китапханәчеләрнең эше укучыларга китап бирүдән генә торамы? Юк, әлбәттә! Китапханәчеләр дә заман белән бергә атлау өчен бихисап көч сала. Яңа вакыт яңа мөмкинлекләр дә ача. Хәзерге заман китап укучылары мәгълүматка ирекле керү мөмкинлегенә ия, ул аларның белем даирәсен киңәйтә. Шуңа күрә дә китапханәчеләр даими рәвештә китап укучылар белән эшләүнең яңа заманча формаларын эзли.


Нет комментариев