Алар, кулларына перчатка киеп, шәһәрдәге өч кибеттән товарлар урлаган.
2-8 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 100 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, кыйнау очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр, үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы теркәлгән.
5 февральдә бүлеккә районның бер авылында яшәүчедән, өенә кереп, инструментлар алып чыгып китүләре турында гариза керә.
“Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьтә шул ук авылда яшәүче 54 яшьлек ир-атның катнашы барлыгы ачыкланды. Ул үз гаебен тулысынча таныды”, - дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.
Шул ук көнне шәһәрдәге бер кибеттән - 9 штук кофе, ә икенче кибеттән 10 мең сумлык азык-төлек урлаганнар.
“Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре кибетләрдәге видеокүзәтү камерасыннан ике кибеттә дә җинаятьне бер үк кешеләр – кулларына перчатка кигән бер егет белән кыз кылуын ачыклады. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьләрне кылучыларны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, – дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
6 февральдә бүлеккә шәһәрдәге бер эре кибетнең иминлек хезмәткәре мөрәҗәгать итә. Ул кибеттән билгесез кешенең 2500 сумлык товар урлавы турында хәбәр итә. Бу җинаятьне Зәйдә яшәүче элек тә хөкемгә тартылган 46 яшьлек ир-ат кылуы ачыклана.
7 февральдә шәһәрдәге тагын бер кибеттән 10 мең сумлык азык-төлек товарлары урлаганнар. Кибеттәге видеокамера бу җинаятьне дә алда аталган егет белән кыз кылуын күрсәткән.
Нет комментариев