Зәй кешесе мошенникларга ярты миллион сумнан артык акчасын күчергән
Яңалыклар

Зәй кешесе мошенникларга ярты миллион сумнан артык акчасын күчергән

Узган атнада Зәйдә өч кеше кырыгалдарлар кармагына эләккән.

Зәйдә яшәүче ике хатын-кыз үзләрен банк хезмәткәре дип атаган билгесез кешеләргә ышанган. Берсенә банктан 8414 сумлык кредит рәсмиләштергәннәр. Икенчесенә 27 мартта билгесез кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның банк счетында мошенниклык гамәлләре кылынуын хәбәр итә. Әлеге хатын-кыз 57281 сум акчасыннан колак каккан.

Бик тиз баеп китәсе килгән Зәйдә яшәүче 50 яшьлек ир-ат, инвестицияләрдә акча эшлим дип, мошенниклар сайтына эләккән. Ул 536650 сум акчасын мошенникларга күчергән.

Фото "Татар-информ"нан


Нет комментариев