Зәй яшьләр үзәге 1,5 миллион сумлык грант отты
Яңалыклар

Зәй яшьләр үзәге 1,5 миллион сумлык грант отты

Зәйнең «Яшьләр үзәге» муниципаль-бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсында җиңүче булды.

26 июньдә – Казанда  Яшьләр көне уңаеннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда Зәйнең  «Яшьләр үзәге»  директоры Ирина Белан лаеклы бүләкне  ТР яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров кулыннан кабул итте.

Грант откан «Игелекле терапия» социаль-психологик проекты Зәй  район  үзәк дәваханәсе стационарында дәваланучы балалар өчен җылы һәм ярдәмчел атмосфера тудыруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында кечкенә пациентлар өчен мавыктыргыч уен һәм иҗади программалар оештырылачак, алар дәваханәдә ятучыларның көннәрен кызыклырак итәчәк.

“Проектның уникальлеге - профилактик исәптә торучы яшүсмерләрне җәлеп итү. Алар актив волонтерлар булачаклар, башкаларга ярдәм итәргә өйрәнәчәкләр һәм үзләре өчен яңа максатлар табачаклар”, -ди Ирина Белан.

Фотолар яшьләр үзәгеннән.


Нет комментариев