21 гыйнварда Зәй политехника көллиятенең заманча остаханәләрендә масштаблы проектның быелгы беренче гамәли чарасы булып узды.
Булачак белгечләргә сәламләү сүзе белән Зәй ГРЭСы директоры урынбасары Рамил Галиуллин мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, ГРЭС — ул һөнәрләрнең тулы бер дөньясы, анда иң талантлы яшьләрне көтәләр.

Аннан соң студентлар “Зур энергетика кухнясы” һәм “ГРЭСта электрик һөнәре” уникаль мастер-классларында эшкә чумдылар.
“Зур энергетика кухнясы” мастер-классында белгечләр станциянең әһәмияте турында сөйләделәр. Ә аннары студентлар ГРЭС ашханәсе пешекчесе җитәкчелегендә үзенчәлекле ризык әзерләделәр, энергетиклар өчен туклануның ничек оештырылганын белделәр һәм, әлбәттә, барысын да татып карадылар.

“ГРЭСта электрик һөнәре" мастер-классында исә электроцех мастеры Александр Клепиков уникаль югары вольтлы җиһаз эшенең асылын ачты. Гамәли дәрес барышында студентлар инженер-электрик һөнәренә йөкләнүче реаль бурычларны барладылар.

“Киләчәк энергиясе" профориентация проекты ул студентлар өчен алдан ук үз һөнәрләрен «сынап карарга» мөмкинлек бирүче һәм туган шәһәрдә әйдәп баручы предприятиедә уңышлы карьера төзү турында уйналдыручы мөһим белем программасы.
фотолар ГРЭС телеграмм каналыннан
Нет комментариев