Зәйнең “Яшьлек” яшьләр үзәгендә чираттагы “Солдатка хат” акциясе узды.
Әлеге яшьләр үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр бүгенге көндә Ватаныбыз иминлеген саклаучы абыйларына хатлар яздылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез туган яклардан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти.
Хатларында алар Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга рәхмәт белдерделәр, алар белән горурлануларын, туган якка тизрәк исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Ә хәрбиләр саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә ул хатларны.
“Мондый акцияләрдә катнашу яшьләрдә җаваплылык һәм патриотизм хисе тәрбияли. Без хатларны чираттагы гуманитар ярдәм белән хәрби зонага җибәрәчәкбез”, - ди яшьләр эшләре идарәсе белгечләре.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Нет комментариев