Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй автоледие республикада иң яхшылар рәтендә

Бүген Казанда «Автоледи» машина йөртү осталыгы республика бәйгесенең финалы узды.

Ул 24нче тапкыр оештырылды. Анда үз төбәкләренең сайлап алу турында җиңүгә ирешкән автомобиль йөртүче хатын-кызлар катнашты. Әлеге бәйгедә инспекторлар машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә бәйле белемен һәм автомобиль белән идарә итүләрен тикшерде.

Безнең районны Светлана Миңнеханова тәкъдим итте. Зәй автоледие Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 45 хатын-кыз арасында алтынчы урынны яулады. Былтыр Светлана сигезенче урынны алып кайткан иде. «Автоледи» бәйгесенең район этабында исә биш ел рәттән катнашты. Соңгы өч елда бәйгенең биремнәрен төгәл үтәп, үзенең иң яхшы машина йөртүче хатын-кыз булуын күрсәтте. Аның машина йөртү стажы — 9 ел. Светлана Миңнехановага киләчәктә дә имин юллар һәм яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев