Кичә Арча район мәдәният йорты «Мөнәҗәтләр - рухи мирасыбыз» республикакүләм бәйге җиңүчеләрен үзенә җыйды.
Бәйгедә Баулы, Арча, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Бөгелмә, Теләче, Кукмара, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагыннан катнашучылар булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.
Районыбызның Югары Пәнәче авылыннан Зәйтүнә апа Хөсәенова һәм Югары Шепкә авылыннан Фирдәүс апа Гыйльметдинова мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашып, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булдылар.
“Туган җирдә яшәп, туган телебездә сөйләшеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлый һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле без. Рухи мирасыбызны үстерүгә зур өлеш керткән, бәйгедә катнашкан һәркем олы рәхмәткә һәм хөрмәткә лаек. Без - бер төркем Зәй мәдәният хезмәткәрләре бу мәгънәле һәм эчтәлекле бәйге тамашасын карап, рухи байлык алдык. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай музеенда булу күңелгә рәхәт мизгелләр бүләк итте. Бүгенге көнебез якты хатирәләргә бай булды”, - ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифулллина.
Сәхнәдән Зәй делегациясенә һәм катнашучыларга аерым рәхмәт белдерелүе горурлык хисләре уятты.
Фото Югары Пәнәче мәдәният йортыннан.
Нет комментариев