Зәй акушер-гинекологы бала табу, эшләү һәм бәхетле мизгелләр турында сөйләде
15 июль -Бөтенроссия акушер-гинеколог көне. Бу белгечлек табиблары өчен гадәти эш көннәре юк. Бу һөнәр ияләренә йокысыз төннәр, яңа туган балаларның бәхетле кычкыруларын ишетү генә гадәти. Шундый белгечләрнең берсе - Любовь Борисова, ул Зәй районы үзәк дәваханәсе табибы. Сентябрьдә аның әлеге хезмәткә килүенә ун ел буласы икән.
Любовь Валентиновна әйтүенчә аның гаиләсендә медицина хезмәткәрләре булмаган, һәм ул үзен акушерлыкка нәрсә китергәнен төгәл генә әйтә дә алмый.
"Мөгаен, бала туу үзе яңа тормыш булуы җәлеп иткәндер. Йөкле хатыннар белән эшләү дә ошый миңа. Шунысын төгәл әйтә алам, бу еллар эчендә әлеге һөнәрне сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем, хәтта иң катлаулы моментларда да", — ди ул.
Шулай да табиб өчен иң күңеллесе, пациентларның рәхмәтле булуы.
Акушер-гинеколог һөнәрендә көн саен-яңа тарихлар, хис — кичерешләр, кайчакта-күз яшьләре.
— Яңа тормышның ничек тууын, хатын-кызларның ничек шатлануын күрү күңелле. Ә иң катлаулысы һөнәребезнең үтә җаваплы булуы, чөнки син берьюлы ике гомер өчен җавап бирәсең, - ди Любовь Валентиновна.
Хезмәтендәге аеруча катлаулы көннәрдә аның өчен терәк булучылар, ял бирүчеләр – тормыш иптәше Андрей Александрович, уллары-Артем (8 яшь) һәм Марк (5 яшь).
Ә яшь хезмәттәшләренә Любовь Борисова, "пациентларга хөрмәт белән карагыз, бер-берегезгә ярдәм итегез һәм стресслы хәлләрдә нык фикер йөртергә өйрәнегез", дип киңәш бирә.
Акушер-гинеколог көнендә Любовь Валентинов өчен иң яхшы бүләк — сәламәт сабыйлар һәм бәхетле әниләр.
Айгөл Яруллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев