Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәрби хезмәткә чакырылучы ике төрле повестка алачак

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга көзен кәгазь һәм электрон повесткалар киләчәк, дип хәбәр итә Татар-информ.

Көзге чакырылыш вакытында кәгазь повесткалар да, электрон чакыру кәгазьләре дә килергә мөмкин, әлегә хәрби исәп реестры сынау режимында эшли, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасының Саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов.

«Әйе, бу документларны тапшыру механизмын җайлап бетерергә кирәк, нормаль әзерлек процессы бара», - диде ул.

2023 елның апрелендә президент Владимир Путин хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру турында закон имзалады. Әлеге документ электрон повесткалар һәм хәрби хезмәткә барудан качучылар өчен чикләүләр кертте. Хәрби хезмәткә чакыру турында повесткалар хәрби исәп электрон реестрында — россиялеләрнең ресурстагы шәхси кабинетларында урнаштырылачак. Хәрби бурычлылар үзләре турында мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп төзәтә алачак.

Көзге чакыру кампаниясе гадәттәгечә 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев