Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан оештырылган Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә старт бирелде.

Төбәк этапларында катнашу өчен гаризалар 2026 елның 5 июленә кадәр кабул ителәчәк.

Халыкара бәйге өч этапта уза – төбәк этабы, ярымфинал һәм финал. Ярымфинал 2026 елның август аенда Казан шәһәрендә, финал этапы исә октябрь аенда Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә булачак.
Катнашучылар 18-27 яшь аралыгында булырга һәм татар телендә иркен аралашырга тиеш. Бәйгенең һәр этабында катнашучылар милли киемнәрдә дефиле, интеллектуаль һәм иҗади этапларда көч сынашачак.

Бәйгенең төп максаты – татар халкының традицияләрен һәм телен саклап, аларны дөньяга таныту. Шулай ук бәйге катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачып, аларның шәхси һәм һөнәри үсешенә булышлык итүне дә күзаллый.

Гаризаларны 5 июльгә кадәр түбәндәге сайтта тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/69899e04505690be47e50cf3/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев