Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Узган атнада Зәй кибетләрендә дүрт урлашу очрагы теркәлгән

Урлашуларда күрше шәһәрләрдән килүчеләрнең катнашы булуы ачыкланган.

14-19 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 92 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, урлашу очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 12 юл-транспорт һәлакәте, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 37 очрагы теркәлгән. 

Урлашу очракларына тулырак тукталыйк.

14 гыйнварда шәһәрдәге бер кибеттән 3700 сумлык ашамлыклар урлаганнар. Бу җинаятьтә гаепләнеп 44 яшьлек Чаллы кешесе тоткарланган. 16 гыйнварда бер кибеттән 5000 сумлык продукцияне Зәй һәм Түбән Кама кешеләре урлавы ачыкланган. 17 гыйнварда кибетләрдә тагын ике урлашу очрагы теркәлгән. Бу җинаятьләрне Чаллы кешеләре кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев