Узган атнада ике зәйле 144 мең һәм 161 мең сум акчаларын мошенникларга күчергән
Яңалыклар

Узган атнада ике зәйле 144 мең һәм 161 мең сум акчаларын мошенникларга күчергән

Узган атнада районда өч мошенниклык очрагы теркәлгән.

Узган атнада районда өч мошенниклык очрагы теркәлгән.

25 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә 57 яшьлек ир-аттан гариза керә. Аңа берәү шалтыратып, үзен банкның иминлек хезмәткәре дип таныштыра һәм билгесез кешеләрнең аның исеменә кредит рәсмиләштерүләре турында хәбәр итә. Акчаларны саклап калу өчен аңа счетындагы акчаны башка счетка күчерергә куша. Шулай итеп, әлеге ир-ат мошенниклар кармагына төшә һәм 144 мең сум акчасыннан колак кага.

Зәйдә яшәүче 59 яшьлек хатын-кыз да шул рәвешле мошенниклар кармагына эләгеп, 161 мең сум акчасын аларга күчерә.

Ә 65 яшьлек ир-ат, товар сатып алам дип, 3350 сум акчасын югалта.

“Мошенниклык фактлары буенча җинаять эше кузгатылды, әлеге җинаятьләрне кылуда катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Фото "Татар-информ"нан


Нет комментариев