Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Урлашу очраклары бар

Зәй районы эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә 8-14 июнь аралыгында дежур частька 121 гариза кергән.

Алар арасында берәр очрак транспорт чарасын куып китү, урлашу, мошенниклык, кыйнау белән бәйле. Ике очракта компьютер мәгълүматена рөхсәтсез керү билгеләнгән. 

8 июньдә 66 яшьлек ир-ат күпкатлы йорт подъезды яныннан ВАЗ автомобилен алып китүләре турында хәбәр итә. Оператив эзләүләр нәтиҗәсендә машинаны куып китүченең элек хөкем ителгән 43 яшьлек кеше булуы ачыклана. Аның буенча РФ Җинаять Кодексының 166 маддәсе 1нче бүлеге буенча эш кузгатылган.  

Шул ук көнне 47 яшьлек зәйледән кәрәзле телефонын урлаулары турында гариза керә. Спиртлы эчемлек эчкән вакытта билгесез кеше аның телефонын урлый, китерелгән зыян 10 мең сум белән бәяләнә. Гаеплене эзләү эше бара.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев