Минем әниемнең әтисе –Таҗи Нури улы Ишмөхәммәтов 1907 елның 14 февралендә Югары Мәлем авылында дөньяга килә.
Әнинең сөйләве буенча бабам батыр йөрәкле, көчле, акыллы кеше булган. Бабай Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул сугышка 1941 елның 8 июлендә китә. Аларны Казан шәһәрендә формировать итәләр. Бабам Калинин юнәлешенә 25нче армия 3нче ротага эләгә. Рота командиры Симонов фамилияле кеше була. Һөҗүм итү Великие Луки станциясендә башлана. Югары Олховкада бабай каты яралана. Горький шәһәрендә 6 ай госпитальдә дәвалана. Терелгәннән соң санинструкторлыкка укый. Украин фронтында самоходный артиллериядә санинструктор булып хезмәт итә. 1943 елда Тернопольдә урам сугышында катнаша. Анда “метрлап сугыштык”, - дип сөйләгән бабам. Румын границасы Прут елгасында икенче тапкыр яралана. Подмосковьеның Пушкин шәһәрендә госпитальдә ята. 1943 елның 18 сентябрендә II төркем инвалид булып туган авылына әйләнеп кайта. Аның күкрәген батырлык өчен медальләр һәм орден бизи. Соңгы елларда бабамның 2 күзе дә сукырая. Һәм 1991 елның 3 июнендә бабам якты дөньядан китә. Истәлеккә орден-медальләре, үзе исән чакта сөйләгән язмалары гына кала.
Нет комментариев