“Үлемсез полк” акциясе кысаларында илгә җиңү яулаган якташларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез.
Югары Шепкә авылында яшәүче Хуҗиннар гаиләсен дә Бөек Ватан сугышы уратып узмый. 1942 елның 2 июнендә Кызыл Армия сафларына чакыру кәгазе Хуҗиәхмәт улы Салихка килә. Ул яманаты таралган атаклы Суслонгер лагерьлары аша уза. Сугыштан соңгы елларда аны авылдашлары оста сәгать төзәтүче, туган авылында гына түгел-якын тирәдә танылган фотограф итеп беләләр. Ул, гомумән,оста куллы кеше була. Суы бетеп самовар эресә дә, радиоалгыч ватылса да, аңа мөрәҗәгать итәләр.
Шул ук елны чакыру Хуҗиәхмәт улы Гомәргә килә.
“Соңгы вакытка кадәр аның турында бернәрсә дә билгеле түгел иде: хәтта кайда сугышканы, вафат булганы, җирләнгәне. Күп эзләнүләребез нәтиҗә бирде, күп сорауларыбызга җавап табылды”, - ди Марсель Хуҗин.
Гомәр Хуҗиәхмәт улы Хуҗин Югары Шепкә авылында 1922 елда туа. 1942 елда Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби званиесе - кече лейтенант, 1942 елның 24 сентябрендә Украинаның Белоцерковский пехота училищесын тәмамлый. Ростов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. Соңгы хезмәт иткән урыны - 346нчы укчылар дивизиясенең 1168нче укчылар полкы. Ул 1942 елның 30 декабрендә геройларча һәлак була, взвод командиры вазифасында хезмәт итә. Аңа бары тик 20 яшь була. Ростов өлкәсе, Обливский районы, Сиволобов хуторы, Мәктәп урамы, 15нче Туганнар каберлегендә җирләнгән.
Узган ел Салих Хуҗинның оныгы Фатих хәзрәт Туганнар каберлегендә булып, Хуҗиәхмәт улы Гомәр рухына дога кылып кайтты.
Хуҗиәхмәт улы Хәниф турында газетабызда материал чыккан иде. Ул Кызыл Армия сафларына 1944 елда алына, 1951 елга кадәр хезмәт итә. Хәзерге вакытта исән-сау, Түбән Тагил шәһәрендә яши.
Фотолар шәхси архивтан
Нет комментариев