Укучыларга яхшы гадәтләрне нормага кертү мөһимлеге хакында сөйләделәр
Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында башлынгыч сыйныф укучылары катнашында начар гадәтләрне булдырмау мөһимлеге турында тематик сәгать үткәрелде.
Алып баручы илебездә наркомания проблемасы, кеше сәламәтлегенә зарарлы наркотиклар турында сөйләде. Барлык катнашучылар да үз фикерләрен белдерделәр, буш вакытны файдалы үткәрү алымнары: китап уку, спорт белән шөгыльләнү, өстәмә белем үзләштерү һ.б. кебек яхшы гадәтләрне нормага кертүне әйттеләр. Тематик сәгать «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» (ГТО) нормативларын үтәү белән тәмамланды.
фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев