Укучылар «Физика-математика алгарышы» проектында катнашып премия алырга мөмкин
Республикада «Физика-математика алгарышы» проекты кысаларында мәктәп укучыларын физика, математика һәм информатиканы актив һәм нәтиҗәле өйрәнгән өчен акчалата премияләр белән бүләкләү күздә тотыла.
Премия күләме 57,5 мең булырга тиеш, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Тулаем алганда 200 укучыга премия бирү каралачак. Моңа Зәй укучылары да дәгъва итә ала. Моның өчен алар физика-математика түгәрәкләрендә, профильле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, форумнарда, турнирларда, фестивальләрдә һәм башка чараларда, җәйге һәм кышкы интенсив мәктәпләрдә, агитбригадаларда, физика-математика театрларында, математика музейларында катнашырга тиеш. Мәктәптә физика-математика юнәлешендә өлгереш 4,5 баллдан да түбән булмаска тиеш, шулай ук мәктәптән бәяләмә дә кирәк була. Моннан тыш, премиягә дәгъва итүченең шәхси физика-математика юнәлешен популярлаштыра торган сайт яки башка мәгълүмати канал булдыруы да мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев