Түбән Биш мәктәбе укучысы – республика фән бәйгесе призеры
Яңалыклар

Түбән Биш мәктәбе укучысы – республика фән бәйгесе призеры

Туган телда белем бирүче мәктәпләрдә укучылар өчен туган тел (татар) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу йомгаклары билгеле булды.

10 февральдә «Дуслык» республика олимпиадалар үткәрү комплексы базасында татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә  укучылар өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. 

Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча Зәй районы Түбән Биш урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Арина Балончева призер булды. Аның  укытучысы – Гөлнара Шиһабетдинова.

фото: мәгариф идарәсеннән


Нет комментариев