Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Төрле мәйданчыкларда – кунакчыллык

Сабантуй бәйрәме традицион төстә Зәебезнең матур үзәге булган Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында дәвам итте.

Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә, мәртәбәле кунакларыбыз – Татарстан хөкүмәтеннән район кураторы, ТРның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин,  ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, ТР Рәисе каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм бүлеге башкарма директоры Нурия Хашимова,   билгеле спортчылар СССРның атказанган спорт мастеры Николай Зимятов, Россиянең атказанган тренеры Анатолий Голубев, чаңгычы дөнья чемпионы Анатолий Иванов, спорт мастеры, Россиянең чаңгы спорты буенча атказанган тренеры Галина Шлыкова, чаңгы буенча Россиянең җыелма командасы менеджеры Михаил Богданов, күренекле якташларыбыз профессор, филология фәннәре доктооы Хатыйп Миңнегулов, ТР Фәннәр академиясе академигы Юрий Гортышов, Татарстанның  халык артисты Фоат Зарипов, ТР атказанган артисты Геннадий Максимов һәм   районыбыз үсешенә өлеш керткән мөхтәрәм затлар, башка районнардан килгән җитәкчеләрне паркта “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре, “Магия" хореография коллективы, Чаллының "Татарстан" хореография ансамбле, шәһәр музыка мөктәбе педагоглары ансамбле, гармунчылар ансамбле, милли киемнәрдән “Сабантуй гүзәле -2025” бәйгесендә катнашкан кызлар каршы алды. Кызлар кунакларга чиккән түбәтәйләр киертте.

Кунаклар игътибарыннан заманча куәтле язгы кыр эшләре техникалары, авыл күренешен һәм мул уңышны чагылдырган композиция дә читтә калмады. Шулай ук биредә алдагы елларда “Кыр батыр” лары булган механизаторларның фотосурәтләре дә зур банерларга урнаштырылган иде. Ул “Хезмәт кешесен данлыйбыз” стендында чагылыш тапты.    

Алга таба патриотик мәйданчык игътибарны җәлеп итте. Махсус хәрби опреациядәге якташларыбызга оештырылучы ярдәм чаралары да көнүзәк темаларның берсе иде. Биредә киптереп әзерләнүче ризыклар, коры душ, окоп шәмнәре ясау, маскировка челтәрләре үрүчеләр үз эшләрен күрсәтте. “Җылы Зәй” хәрәкәте оешмасы һәм “Ватанны саклаучылар фонды” җирле бүлеге  эшчәнлеге гәүдәләндерелде.  Хәрби комиссариат тарафыннан   махсус палатка да куелган иде, биредә теләгән һәркем килеп, хәрби операциядә катнашырга контракт төзи алды, аның тәртибе белән танышу мөмкинлеге тудырылды. 

 “Милли бәйрәмебез тарихы” фотокүргәзмәсендә алдагы елларның Сабантуе күренешләрен күрергә мөмкин булды. Һәр авыл җирлеге үз территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының көнкүрешен чагылдырган милли тирмәләр тәкъдим итте. Анда кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. Аеруча кыстыбый пешерүчеләрнең мастер-классын карарга, ризыкны татырга теләүчеләр шактый җыелды. Ә төрле мәйданчыкларда халык уеннары, спорт ярышлары дәвам итте. Биредә үк теләгән кешеләр ГТО нормативларын тапшыра алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев