Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Төги авылыннан Мария әбине 95 яше белән котладылар

Төги авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мария Лазарева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Матур гомер бәйрәмен ул балалары, оныклары, туганнары, күршеләре белән каршы алды.

Мария Павловнаны юбилее белән котларга Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна Попова, автоклуб хезмәткәрләре килде. 

Мария апаның да балачагы, үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килгән. Ул чор кешеләре барысы да тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын һәм инде бик күпләргә гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәннәре бар. Сугыш чоры баласы буларак, яшьтәшләре кебек ул да хезмәт юлын колхозда эшләп башлый. Үгезләр җигеп көлтәләр дә ташый, ындыр табагында молотилкада да хезмәт куя. Кыш көне терлекчелектә таналар карый, җәен басуда чөгендер эшкәртә. Гомере хезмәттә үтә. 
Бүгенге көндә Мария апа үзе генә гомер кичерә. Балалары кайтып, әниләренә хуҗалык эшләрендә булышып торалар.

«Тормышында михнәтләрне күп күрсә дә, нык, сабыр була алган Мария Павловна. Күңеле көр әле, шаяртып та ала. Үзен котларга килүчеләрне ачык йөз белән каршы алып, рәхмәтләрен әйтеп калды ул», — ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.

Фотолар автоклубтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев