Мәртәбәле кунаклар, район җитәкчелеге, хезмәт алдынгылары трибунада урын алгач, мәйданда театрлаштырылган, җыр-биюләр белән үрелгән “Сабантуй - 2025 - Традицияләр” композициясе тәкъдим ителде.
Ул районыбызда игълан ителгән Хәтер һәм Дан елы кысаларында мәдәни мирасыбыз кыйммәтләрен саклауны чагылдырды. Традицияләр күзгә күренмәс җепләр аша буыннарны бәйли, үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне гәүдәләндерә. Сабантуй - тамырлары белән туган җирнең тирән тарихына барып тоташкан бәйрәм, “Яфанагачы” агачы (халык берләшүе образы, шәҗәрә) театрлаштырылган тамашаның төп атрибутикасы булып тора. Милли бәйрәм традицияләре темасына багышланган театральләштерелгән пролог белем, гореф-гадәтләр һәм йолаларны өлкәннәрдән алып яшь буынга тапшыруның мөһимлеген искә төшерергә. Һәркемнең “Яфанагачы”ның бер өлеше булуын тою кирәклеген искәртә. Тамашада төп геройлар – авылда яшәүче әби, бабай, аларның ике оныклары. Сабантуена әзерләнгәндә әби белән бабай бәйрәм йолаларын оныкларга тапшыралар.
Музыкаль-бию композициясен күрсәтүгә район-шәһәр һәм читтән чакырылган иҗат коллективларыннан 200гә якын кеше җәлеп ителде. Әлеге биниһая матур тамаша һәркемгә күңел күтәренкелеге, бәйрәм рухы өстәде.
Сәхнәгә район башлыгы Разиф Кәримов, Иван Гущин, Рияз Комаров күтәрелделәр. Разиф Кәримов бәйрәмдә катнашучыларны, авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлап, язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.
— Бу бәйрәм гасырлар дәвамында язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштыра, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең тырыш эшен һәм туган җирнең матурлыгын данлый. Сабантуй безгә тормыш нигезе — икмәкнең мәңгелек кыйммәтен калкуландыра һәм кунакчыллыкны чагылдыручы, игелек һәм үзара аңлашу бәйрәме булып тора. Һәр йортка муллык, һәркемгә сихәтлек, бәрәкәт, ил, дөньяда күптән көтелгән тынычлык урнашсын, — диде ул.
Иван Гущин халыкка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештереп, республикабыз башлыгының Зәйгә, аның игенчеләре хезмәтенә яхшы бәя бирүен әйтте.
Рияз Комаров Зәй халкына һәм кунакларга изге теләкләрен белдерде.
Нет комментариев