Татулык – бәхет нигезе
Яңалыклар

Татулык – бәхет нигезе

Әни – дөньяда сиңа иң якын кеше. Ул – сиңа гомер биреп, ике яшькә кадәр күкрәк сөте белән туендыручы, әйләнә-тирәне танып белергә өйрәтүче. Баласының яхшы гамәлләрен күрсәтергә, начарларын каплап калырга тырышучы да, үзенең догаларында Аллаһыбыздан баласына сәламәтлек, матур тормыш сораучы да – әни!

Сүзем каенаналарын да үз әниләре кебек кабул итеп, аларны кайгыртып, тәрбияләп торучы киленнәр хакында. Шөкер, күп алар авылыбызда.

Кибетебездә ике киленнең сөйләшүләрен ишетергә туры килде. Алсу Хөснетдинова өенә, оныгына ризыклар алды да, әнкәйгә нәрсә алыйм икән, дип, сатучы Рәзинә Таҗиевадан сорады. Сатучы матур кып-кызыл алмаларны күрсәтте. Алсу алмаларны кичә алып кайтканлыгын әйткәч, Рәзинә кунак ризыгы булсын әле дип чәкчәк бирде, мин үзем әнигә һәрвакыт яңа пешкән йомшак ипи алып кайтырга тырышам, сыер мае белән ашарга ярата, дип өстәде. Озак еллар каенаналары белән бергә яшәүче бу ике киленнең әнкәйләре-каенаналары турында шулай җылы, ихлас кайгыртып сөйләшүләре минем күңелемә дә хуш килде. Кайтканда урамда кояшсыз кара-соры көз булса да, кәефем күтәрелгән иде, уйларга чумдым...

Мәклүсә апа белән Равил абый Хөснетдиновлар гаиләсендә дүрт кыз, бер ул – Гөлүсә, Нурия, Нурисә, Миләүшә, Рөстәм үсте. Алсу Бура-Киртә авылыннан бу йортка килен булып төште. Кызлар парларын табып читкә киттеләр. Рөстәм белән Алсу төп йортта калып, ике кыз үстерделәр, аларны укытып, гаиләле итеп, инде оныклар сөяләр. Төп йорттагы киленгә әти-әниләре янына инде ишәйгән гаиләләре белән кайтучы кызларны киң күңел, якты йөз белән кабул итәргә, пешерергә, юарга, җыярга, мунча өлгертергә, иртән торуларына таба ризыгы өлгертергә кирәк. Әле быелгы Рамазан аенда мәчет янкормасында үткәрелгән ифтар ашлары исемә төште. Гаиләләре белән дүрт кыз (араларында Коръән аятьләре укучысы да бар), Рөстәм белән Алсу бергәләп үткәргән ул мәҗлестә туган-тумачалары, якыннары, күршеләре, авылдашлар – 80ләп кеше булган иде. Йорт хуҗасы Рөстәм ишегалдында ук барыбызны сәламләп каршы алды, мәҗлестән соң басып безне хөрмәтләп кайтуыгызга-килүегезгә зур рәхмәт дип әйтеп чыгыш ясаган иде.

Равил абый инде бакыйлыкка күчте. Мәклүсә апа нигез сакчысы булып, балаларына куанып, шулай кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Әйе, шундый үрнәк гаиләләргә ничек сокланмыйсың, итагатьле балалар тәрбияләп үстергән әниләргә ничек рәхмәтле булмыйсың?!

Гөлнур Әхмәтҗанова. Аксар авылы.

фото шәхси архивтан


Нет комментариев